"Язлар моңы" спектакленнән күренеш

Фотода "Язлар моңы" спектакленнән күренеш. Фәрдәнә ролендә - Әлфия РӘХМӘТУЛЛИНА. Режиссеры - Фаил ИБРАҺИМОВ. 1995 ел (якынча).

Зөләйха ханым Мингазова язып җибәрде. (Мондый хатлар-хәбәрләр алу миңа никадәр ярдәм иткәнен белсәгез сез!)

«Язлар моңы» язган Әхәт Гаффар
Сәхнәләрдән төшми уйнарлык.
Сугыш хәсрәтләрен, язмышларын...
Кабат — кабат кайтып уйларлык.

Гармун моңнарына төреп биргән
Күкләр хәйран калыр хисләрне.
Мәхәббәтнең мәңгелек үрнәген,
Чорлар, гасырларны кичкәнне.

Без Чаллы театры белән җиңүнең 75 еллыгына сезнең әсәрне куйдык. Мең рәхмәт сезгә!