Сөендерә дә, көендерә дә...

Автор:
Вазих Фатихов

Район үзәк китапханәсендә Фәүзия Хөсәенова башлангычында талантлы якташыбыз, язучы, драматург буларак дәрәҗәлерәк танылган Әхәт Гаффарны искә алу кичәсе булып узды. Кичәгә Балык Бистәсе гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары чакырулы иде. Мине иң сокландырганы шул булды, Фәнис, Динә, Илүзә, Гөлназ якташыбызның әсәрләреннән өзекләрне артистларча яңгыраттылар, әңгәмәдә шулкадәр белемлеләр, телне сүзләрнең асылына төшенеп, энҗе кебек тезеп сөйләшәләр, төртелмичә эзлекле, төзек, камил телдә әңгәмә-гәп коралар. Тагын бер кыйммәтле сыйфатлары – тыңлый беләләр.Тыңлау дигәннән, Әхәт Гаффар белән бик күп, эчкерсез аралашкан, аның акыллы киңәшләрен, каләмгә кагылышлы сабакларын алган кеше буларак минем дә укучылар белән уртаклашыр кызыклы истәлекләрем шактый иде. Ул минем бер өлеш иҗатымны республикакүләм матбага чараларына әзерләгән, каләмем рухына хәер-фатыйхасын биргән остазым да бит әле. Риясыз, гадел, гади, кешелекле булуын онытасым юк. Ни кызганыч, күңелдә бер үкенеч кайтавазланып яши, бөек Тукаебызның премиясен ала алмыйча китте арабыздан. Бик лаек булса да?! Тагын бер якташым, талантлы шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин кебек. Инде ничә еллар дәвамында Вакыйф Нуруллинны Тукай премиясе ияләре исемлегендә күрәсе килеп бимазаланам. Йө, әйтеп карагыз, лаек түгелмени ул бу бүләккә?!

Сүз башым, Әхәт Гаффардан башланган иде. Тыныч йокла якташым, әсәрләрең укыла, сәхнәләрдә дәрәҗәле урын тота. Инде кызың Сөмбел Гаффарова синең яшьлегеңә охшаш иҗат уңышлары белән сөендерә. Бертуган энең оста каләм иясе, тамашачы күңеленә үтеп керерлек берничә дистә йөзләгән радиотапшырулар авторы Рәкыйпне кемнәр генә белми дә, хөрмәтләми?!

24 декабрь, 2024 ел

Вазих Фатихов