
Әхәт Гаффарның тагы бер иҗади юнәлешенә – балалар өчен язылган әкият-хикәяләренә игътибар итми мөмкин түгел. Мөгаен, нәниләр белән «уртак тел таба алуына» заманында «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) эшләп алуы да йогынты ясагандыр. «Сызламык теш», «Төкле Тура», «Туңгак балык», «Нәфрәт белән Мәкерне җиңгән Шагыйрь» һәм башка әсәрләре балаларны җәлеп итеп кенә калмый, аларны да иҗат дөньясына әйди. Үткән елда гына үзе белән Балык Бистәсе районы укучылары арасында «Гаффар дәвамчылары» дигән бәйге үткәреп, иҗат итүче талантлы укучыларны барлап килгәч, мин моңа тагы бер тапкыр инандым. Райондагы балалар арасында да Әхәт абыйларын кабатлау, үзгә фикер йөртү, әдәби мәйданга яңалык алып килү омтылышы бар. Моны күреп алган Әхәт Гаффарның кичәдән соң сүзе бер генә булды: «Әлеге яшьләргә үсеш өчен мохит тудырырга, әсәрләреннән җыентык чыгарырга, бәйгене дәвам иттерергә кирәк!»
Гаффаровлар гаиләсенең татар-төрки дөньясы өчен үзләре үк ун егеткә торырлык кызлар тәрбияләп бирүен дә билгеләп үтәргә кирәктер. Кече кызы Сөмбел, әтисе салган сукмакны дәвам итеп, бүген проза-драматургия юнәлешендә ныклы адымнар ясый: Камал театрында пьесаларын сәхнәләштерәләр, балалар өчен мавыктыргыч әсәрләре белән сөендереп тора, матбугатта публицистик язмалары даими басыла. Каләм әһеленең таланты балаларында дәвам итүе әдәбият өчен икеләтә табыш һәм моңа һәркем дә ирешә алмый.
Соңгы вакытта әдәби әсәрне ике төргә бүлеп укый башладым: берләре – бар мәшәкатьне читкә куеп ял итү өчен, икенчеләре – уйлану, фикерләү, күңелдә йоклап яткан хисләр өермәсен уяту өчен… Әхәт Гаффарның әсәрләрен ял итү өчен укыйм димә: алар табышмак кебек эзләндерә, йокыны качыра, күңел тынычлыгын ала… Татар филологиясе факультетында укыган чорда да язучының әсәрләрен еш сүтеп җыя идек. Дөресрәге, бергәләшеп сүтәбез, һәркем үзенә якын булган мәгънә, фикер, серләр ачып җыя. Моңа шаккатырлык та түгел, әдипнең әсәрләрендә тирәнлекне табу, метафорик фикерләрнең очына чыгу, асмәгънәлелекләргә төшенү өчен әзерлекле укучы булуың кирәк. Кайта-кайта укылган әсәрләре бер яктан укучының үзен ачса, икенче яктан Әхәт Гаффар иҗатының кыя тауларын якынайта, әдәби мәйданда әле дә тиешенчә бәяләнеп бетмәгән күпкырлы шәхеснең талантына сокланырга мәҗбүр итә…