Таш кую

Казанның “Курган” зиратында язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның кабере өстендә таш-мемориалны ачу чарасы булды.

Анда мәрхүмнең туганнары, кызлары, хакимият органнары вәкилләре, язучылар катнашты. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ясин чыккач, бергәләшеп дога кылынды.
- Мәрхүмнәрне онытмыйк, зиратларга эзне суытмыйк, - дип, кыска гына вәгазь сөйләп үтте Рөстәм хәзрәт.

- Шәхесләрне барлау, иҗатларын буыннардан-буыннарга тапшыру кирәк. Әхәт абый үзенең елмаюы белән истә калды. Туган телебезне Әхәт абый шикелле яратыйк. Шәхесләргә һәм бер-беребезгә хөрмәт күрсәтеп яшик. Кызларына рәхмәт! Алар әтиләренең каберен матурлыкта тоталар, - диде Татарстан Президентының мәдәниятны үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең чыгышында Әхәт Гаффарның зур иҗат калдырганлыгын, татар әдәбиятының үсешенә хезмәт керткәнлеген искәртте.

Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова чарага язучының туганнары, авылдашлары килгәнлеген дә хәбәр итте.
- Балык Бистәсе - республикабызга күп шәхесләр биргән төбәк. Әхәт абый исән чагында туган районы белән элемтәне өзмәде. Мәктәпләргә балалар белән очрашуларга даими кайтып йөрде, яшь буында милләтебезгә һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә катнашты. Әхәт абый эчкерсез кеше иде, - дип искә төшерде Фирдания Әхмәтҗанова.

Әхәт Гаффарның бертуган энесе Рәкыйп: “Әхәт абый әтинең иң яраткан улы иде, алар гел бергә эшләде. Әдәбиятка тартылуыма Әхәт белән Ринат абыйларым йогынты ясады”, - дип истәлекләре белән уртаклашты.

Кабер ташына Гаффаров Габделәхәт Габдрахман улы 01.01.1949-01.01.2021 дип язылган. Габделәхәт Гаффаров (Әхәт Гаффар) 1948 елның 23 декабрендә хәзерге Балык Бистәсе районындагы Олы Әшнәк авылында туган, ә туу турындагы таныклык 1949 елның 1 гыйнварында гына алынган. Әхәт Гаффар “Язлар моңы”, “Кашан җыры”, “Бишек”, “Бодай бөртеге һәм тегермән ташы”, “Олы юлның тузаны” һәм башка әсәрләре белән таныш. Аның әсәрләре башкорт, рус, эстон, әрмән, испан, француз, немец телләренә тәрҗемә ителгән.

7 март, 2024 ел