Иман

Категория:

Оныгым Суфияга

Агачларда – гомер боҗралары,
Ә ташларда – дөнья куәте.
Ничек ышанмыйсың киләчәккә
Беләгеңнән тоткач дәү әти?
Агач черер,
Ташлар тузан булыр, -
Кәләпүшле Иман – мәңгелек.
Иманыңа сәҗдә кылган хәлдә
Күпме кылынырдыр игелек!
Дәү әтинең тезе – җылы терәк,
Изгелеге бетми телендә.
Менә шулай кочаклашып яшәү
Балачакның газиз илендә.