Т. Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары

Язучы Әхәт Гаффар: "Русиядәге милли сәясәт – милли белем бирү, шуның милли белгечләрен әзерләү бик борчыган, милләтара багланышларның тонык булуы хәвефләндергән бер вакытны Т. Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары оештырылып, аның искиткеч күтәренке иҗади рухта, хәерхаһлы, ихлас үткәрелүе кайберәүләр өчен бар җәһәттән дә үрнәк алырлык. Аны оештырган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шуңа теләктәш булган Мәдәният министрлыгы, иганәчеләр мичкәдәге дарыбызның әле коры, җитәрлек, учагыбыздагы утның дөрләп торганлыгын тагын бер кат раслады".

25.07.2017