
"Мин язучыларны аналарга тиңләр идем. Ана кеше баласын авыр тән газабы белән таба. Китап та җан газабы белән дөньяга килә. Аналар балага бишек җыры көйли. Язучылар исә кешеләрнең бөтен гомерләре буена җырлый. Аерма шунда гына: ана кеше баласы йокыга китсен өчен көйли, ә язучы кешеләр йокламасын, уяу торсын өчен яза".
(Ә.Гаффар белән эшләнгән "Бөркет оясындагы яшел ботак" исемле әңгәмәдән өзек, "Татарстан яшьләре" газетасы, 1991 ел)