
Әхәт Гаффарның китабы күп. Әле үзе исән чакта китап шкафын бераз тазарттык. Бер кочак китапны китапханәләргә тапшырдык. КФУ китапханәсенә дә, Восстания урамындагы китапханәгә дә, ТАТМЕДИА китапханәсенә дә, Олы Әшнәк китапханәсенә дә зур-зур өлешләр чыгардык. Шуның белән дә стена китаплар стенаны тутырып тора күләме бер дә үзгәрмәгән кебек.
Шушы китпларны әти-әни берәм-берәм җыйды. Элек бит кибеткә кердең дә теләгән китапны сатып алдың түгел иде. Мәскәүдән ташыдылар, махсус язылып - "подписка" белән чират торып сатып алдылар. Бу китапларны күреп балачагым, яшьлегем узды. Хәзер дә минем өчен бу китаплар туганнар кебек, алар гәүдәмнең бер өлеше сыман. Безнең балалар ул китапларны нишләтер, дигән сорау килә дә баса...