Бибигайшә балдагы

20.09.2025

Әтинең әнисе Бибигайшәнең кызыл ташлы балдагын мин үземне хәтерләгәннән бирле хәтерлим. Әти әбинең үзе төшереп алган сурәтен үзе агачтан уйган рамга куеп, тимер чылбырга бакыр йөзеген һәм шушы көмеше инде каралып чыккан йөзекне элеп куйган иде. Балачакта ул йөзекләр миңа сандыктан табылган хәзинә бөртекләре сыман тоела иде. Ул чылбыр янына менеп еш кына кызыл ташлы балдакны бармагыма киеп караганым истә.

Таманмы? Юк, зур. Таманмы? Һаман юк…

Әти бакыйлыкка күчкәч, күп кенә фотоларны стенадан алдым. Ник дигәндә… Элек кечкенә Айшәбез ул бүлмәгә бер читенсенми генә керә иде. “Бибигайшә әби кайда?” дигәнгә бармак белән фотога төртеп күрсәтә иде. Ә аннары… Айшә куркып керми башлады. Бүлмәгә башын тыга да, фотоларга карый да, йөгереп китә. Фотоларны тартмаларга яшергәч кенә иркенләп керә башлады… Сәер. Чылбырдагы йөзекләр исә зәркан әйберләрем сакланган шкафка күченделәр.

Ә бер көнне тагып карасам… Таманмы?.. 

Дәвамы биредә