Әти Хәсән Туфан кулы белән язылган хатны һәм шигырьне миңа күрсәткәч, телсез калган идем. Минем өчен бу әйтеп бетергесез зур байлык һәм мирас.
“Безнең мирас”ка бирим микән?” – дип миннән сорагач, хуплап алдым: “Әйе! Бу бит эксклюзив!” – дидем.
“Бу хатын берәр кая тапшырасыдыр инде аны?” дигәненә исә каршы төштем. “Тукта тапшырырга, торсын әле үзебездә. Бу хатларны күргәч, йөрәгем сикерә башлады, куллар, әнә, әле дә тетри”, - дип көлдем. Яратам мин шушындый ядкярләрне. Алар миңа дөнья байлыгы булып күренә.
Х.Туфан кулы белән язылган шигырь - карарга