Г. Тукай премиясенә дәгъвә итүчеләр арасында әти дә бар иде. Без аның Г. Тукай премиясен алырга бик лаек санадык һәм саныйбыз. Берничә ел дәгъвә итеп карады. Булмады. Аның каруы, әти, дәгъвачы буларак, күп интервьюлар бирде, матбугатта басылды, очрашуларга йөрде, телевизорга чыкты.
"Татар-информ"да биргән интервьюсы зур бер хатирә булып калды. Әмма мин аны карый алмыйм. Минем өчен бу бик авыр. Әнине дә видеоларда карый алмыйм, аудиоларны да тыңлый алмыйм. Әни киткәннән соң, узган унтугыз ел дәвамында беркайчан да ул төшкән видео караганым булмады. Мин упкынга очам. Әтинең бу әңгәмәсен тавышын сүндереп кенә бер секунд эшләттем. Сүндердем.
Шушы юлларны язганда да күз яшьләрем ага. Нинди видео инде миңа...
Минем урыныма, ВИДЕОНЫ кабызып, яратып карагыз әле. Мин булдыра алмыйм. Кайчан да булса алырмынмы?
