Татар-информ

Быелгы Г. Тукай премиясе кандидатлары арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффар да бар. Драма әсәре язу өчен хәзерге заманның бөтен проблемаларын вакытында сизеп, нәкъ вакытында бирә белүең сорала, — диде «Татар-информ» хәбәчесенә Ә. Гаффар.

«Пьеса язу гадәттән тыш авыр, ләкин эченә кереп китсәң, ул ияртеп алып китә инде, — ди язучы. — Яхшы чир шикеллерәк бер әйбер ул. Менә мин үз гомеремдә 11 пьеса куйдырдым. Әйтик, «Язлар моңы» дигәне 1978 елда куелган иде. Аны үзебезнең татар дәүләт театрлары сәхнәләштерде. Минзәлә, Чаллы, Оренбург, Стәрлетамак, Туймазы коллективлары. Янә дистәләп халык театры сәхнәгә алып чыкты. «Иртәгә улың булам» — беренче драмам. Аны мәрхүм Равил абый Тумашев Күчмә театрда куйды. Заманында җиде тапкыр эшләтте, (ул вакытта Күчмәләр Спас манарасы эчендә урнашкан иде). М. Җәлил һәйкәле янында сөйләшеп утырганда: «Әсәреңне куябыз», — ди миңа. Кайсы вариантын, дигәч: «Беренчесен, әлбәттә, режиссерны, артистларны тыңларсыңмы, сабырлың җитәрме дип, җиде кат эшләтеп карадым», — ди. Менә шуннан пьесаларга кереп киткән идем».

Быел Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны» романы һәм «Дәрья башы» китабы Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Әхәт ага драма өлкәсендә шактый уңышка ирешкән иҗатчы. Бүген дә көчле сәхнә әсәре язарга планлаштыра.

«Драма — кабатланмас жанр. Үзенә күрә зур шөгыль ул. Анда кыюлык кирәк. Хәзерге заманның бөтен проблемаларын вакытында сизеп, нәкъ вакытында бирә белүең сорала. Бер заманны Бетховеннан сораганнар: «Сез ничек рояль янында утырасыз да, шундый зур музыка яза аласыз?» Ә ул: «Вакытында утырасы да, вакытында билгеле бер клавишага басасы гына», — дигән. Пьеса язу да вакыт сулышын төгәл сиземләүгә нисбәтле», дип саный Г. Тукай бүләгенә кандидат.

10.03.2017

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды барган көннәрдә танылган язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим автограф-сессия форматында үзенең “Татар солдаты” (“Татарский воин”) китабын тәкъдим итте. Татарстан китап нәшрияты оештырган әдәби кичә элеккеге "Матбугат йорты" булган “Ногай” кунакханәсенең "Тукай залы"нда узды.

04.08.2017

Автор:
Энҗе Габдуллина

Язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарның каберенә таш куелды.

Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 2021 елның 1 гыйнварында вафат булды. Ул «Курган» зират комплексында җирләнгән. Бүген язучыны, каберенә таш куелу уңаеннан, туганнары, язучы, шагыйрьләр искә алды.

ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова үзебезнең шәхесләрне үзебез күтәрергә кирәклеген әйтте.

«Бездән киткән шәхесләребезне хөрмәтләү, иҗатларын буыннардан буыннарга тапшыру – безнең һәрберебезнең дә бурычы. Әхәт абый һәрберебез күңелендә үзенең елмаю, ихласлылыгы, кешелеклеге белән саклана.

Әхәт абыйны озаткан көннәрдә үк кызлары белән киңәшләшеп, җитәкчем Әсгать Сәфәровка (Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе – Т-и иск.) таш кую фикерен җиткердем. Ул, әлбәттә, хуплап алды. Күпъеллар дәверендә сәнгать әһелләре, иҗат кешеләренә ярдәм итеп киләбез. Бу изге гамәл. Кызларына зур рәхмәт. Алар үзләре рәссамнар белән эшләделәр, без матди яктан ярдәм иттек», – диде Нурия Хашимова.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин белән Әхәт Гаффар райондашлар. Ул мәрхүмне «аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге тимәде» дип искә алды.

«Габделәхәт күпкырлы талант иде. Иҗаты зур, төрле жанрларда иҗат итеп карады. 1980 елларда яшь татар әдәбияты турында сүз чыкса, Әхәт Гаффар исемен әйтмичә калмыйлар иде. Аның холкы бәлки бик шома да булмагандыр, ләкин аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге булмады. Кешеләргә күләгә төшермәде. Эчке тәүфыйклылыгы, күңел байлыгы бар иде», – диде Равил Фәйзуллин.

Искә алуны Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Ирек Хафизов алып барды. Чарада Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамал, райондашлары һәм туганнары катнашты. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәрхүм рухына дога кылды.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Әхәт Гаффарның кызы Ләйлә Гаффарова үзе һәм сеңлесе Сөмбел исеменнән таш куярга ярдәм итүчеләргә һәм искә алырга килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

«Шушы яңгырлы һава торышында күпме кеше килүе безне бик сөендерә, әтине дә сөендерәдер. Ул «Олы юлның тузаны» җырын бик ярата иде. Кабер ташына язылган дүртъюллык әтинеке. Чыннан да сагындыра узганы. Безнең барыбызның да яшиселәр алда әле. Президент аппаратына, килгән һәммә кешегә зур рәхмәт», – диде Ләйлә Гаффарова.

Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) — язучы, драматург. 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. «Әҗәт» (1972), «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) әсәрләре танылу ала. «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйнала.

9.09.2022

Чыганак

Автор:
Алинә Бикмуллина

Тәнкыйтьче, язучы Тәлгат Галиуллин 80-90 елларны Әхәт Гаффар чоры дип бәяләде.

Балык Бистәсе районында язучы Әхәт Гаффарга истәлегенә узган II «Гаффар дәвамчылары» иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Беренче бәйге 2019 елда язучы Әхәт Гаффарның 70 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән иде. Быелгы уку елында бәйгене язучының кызлары Сөмбел һәм Ләйлә Гаффаровалар белән берлектә Балык Бистәсе районының Мәгариф бүлеге, ТР Язучылар берлеге оештырды. Концерт номерлары белән үрелеп барылган бәйрәм кичәсендә язучы турында истәлекләр белән бүлештеләр, фоторәсемнәрен карадылар, шулай ук балалар өчен язылган әкиятләрен дә тамаша кылдылар.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин Әхәт Гаффарның әсәрләрен дә, иҗади активлыгын да югары бәяләде. 80-90 елларда чын мәгънәсендә Әхәт Гаффар чоры иде, диде ул.

«Әҗәл» хикәясеннән башлап бер-бер артлы повесть-романнары, драма әсәрләре, публицистик язмалары чыкты. Үзенә күрә феномен булды. Әхәт белән аралашып, бер-беребезнең әсәрләрен укып яшәдек. Аның иҗаты турында үзе исән вакытта соңгы мәкаләне дә мин язганмын.

Үләренә бер көн кала шалтыратыштык, «Тәлгат абый, зур рәхмәт», диде. Сез аның белән шушы районнан чыккан кеше буларак горурланырга тиешсез. Әсәрләре, бер яктан, гади генә күренә, икенче яктан, символларга, метафораларга, кинаяле сөйләмгә корылган. 80-90 елларда иҗади активлыгы ягыннан аның янәшәсенә куярлык башка язучыны атый алмыйм. Яңа гасыр башында, тормыш иптәше ташлап китү сәбәпле, сүлпәнәйде, төшенкелеккә дә бирелеп алды, әмма иҗаттан туктамады.

Соңгы язылган поэмасын «Без – Ак барс» дип атый. Ул татарның үткәнен, бөтен тарихны искә төшерә. Татар халкы – ак барс, мәңге яшәргә лаеклы халык, ди. Аның бөтен әсәрләре русчага тәрҗемә ителгән диярлек. «Современник»та 3 китабы чыкты, «Советский писатель»дә басылды. Андый дәрәҗәгә ирешкән татар язучылары күп түгел. Ике китабы хәтта инглиз телендә чыкты», - диде галим.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина Әхәт Гаффарның гади, эчкерсез булуын, туган ягына һәрвакытта да талпынып кайтуын ассызыклады.

«Районыбыздан күп иҗат әһелләре чыккан. Бүгенге яшьләр арасында да сәләтле яшьләр җитәрлек. Талантларны барлап торырга, үсендерергә кирәк, әлеге матур бәйге дәвамлы булса иде. Әхәт абый яшьләргә, якташ язучыларга үзе дә игътибарлы булды. Минем дә шигырьләрне алып китеп, республика газета-журналларына кереш сүзләр язып чыгара иде. Гел аралашып яшәдек», - дип истәлекләре белән бүлеште шагыйрь Вәзыйх Фатыйхов.

Әдәби бәйгенең төп инициаторы, оештыручыларның берсе Сөмбел Гаффарова әтисенең туган ягында әлеге бәйгене дәвам итә алуларына сөенечен белдерде.

«Беренче тапкыр әлеге бәйгене оештыргач, әти шуның кадәр ихластан сөенеп, канатланып йөргән иде. Бергәләшеп һәр әсәрне укыдык, урыннарны бүлдек ул чакта. Әлеге бәйгене дәвам итү теләген районда да хуплап алулары өчен рәхмәтлебез. Һәрбер язучының фикерләү рәвеше үзгә, стиле үзгә. Әтинең әсәрләре абсурдлыкка корылулары белән аерылып тора, алар баш миен эшләтә. Менә шушындый әсәрләр яза алырлык дәвамчылар әзерләү иде безнең максат. Бүген бүләкләр бирәбез дә таралышабыз гына түгел, барлык катнашкан укучылар белән иҗади эш алып барырга, ватсапта махсус иҗат төркеме булдырып, әсәрләрен сүтеп җыярга планлаштырабыз», - диде Сөмбел.

«Безнең төбәктә ул белмәгән бер генә чокыр да, бер генә алан да булмагандыр. Авылдагылар үзенә яратып «безнең Габделәхәт» дип дәштеләр. Мәктәптә зурлап 50, 55, 60 яшьлек юбилейларын уздырдык. Үзәк урамнарның берсе Әхәт Гаффар исемен йөртә, Кәрәкә күлендә Гаффарлар чишмәсе бар», - диде Олы Әшнәк авылыннан килгән ветеран укытучы Венера Гарипова.

Бәйрәм чарасы ахырында каләм тибрәтүче мәктәп укучыларына – II «Гаффар дәвамчылары» бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар, акчалата бүләкләр һәм әдәби китаплар тапшырылды. Балаларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм китаплар бүләк ителде.

2.04.2022

Чыганак

Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында Тукай премиясенә дәгъва итүче язучылар һәм тәнкыйтьчеләр очрашты

Кичә Татарстан Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы булды. Утырышта Тукай премиясенә дәгъва итүче язучылар һәм тәнкыйтьчеләр катнашты. Утырышны филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов алып барды. Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнашты.

Очрашу быел Тукай бүләген дәгъвалаучы язучылар һәм аларның әсәрләре – Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны», «Дәрья башы», «Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары; Камил Кәримовның «Карурманда кара песи», Игезәкләр йолдызлыгыкитаплары; Зиннур Хөсниярның «Кичү», «Гарасат», «Көмеш чыбыркы», китаплары турында фикер алышу кимәлендә узды.

Әдәбият галиме Хәнәфи Бәдигый: «Татар әдәбияты дигән зур хәзинәбезне Әхәт Гаффар, йә Камил Кәримов, йә, булмаса, Зиннур Хөснияр иҗатыннан башка күз алдына китереп карыйк әле. Аларның иҗаты халкыбызга хезмәт итә» – диде.

Галим Алсу Шәмсутова Тукай премиясен тапшыруны туктатып торыргадыр, бәлки, дигән тәкъдим белән чыкты. «Тукай премиясе – иң зур премия. Бәлки аны бирүне ике генә ел туктатып торыргадыр. Әйтик, быел шушы әсәрләре өчен шушы язучылар лаек, ләкин карыйк әле – алар тагын да көчлерәген язарлармы икән?» – диде Алсу Шамсутова.
Язучылар бу тәкъдимне хупламадылар.

«Тукай премиясен бирүне туктатырга ярамый. Премия бер әсәр өчен бирелми. Ул гомер буе әдәбиятка хезмәт иткән өчен бирелә», – диде драматург Хәбир Ибраһим.Тукай премиясенә дәгъва итүче язучы Камил Кәримов та Тукай премиясен бирүне туктатырга ярамавы хакында фикерен әйтте: «Тукай премиясен бетерү» дигән җөмлә татарны бетерү кебек үк җинаятьчел җөмлә. Бетерү бик җиңел, ләкин аны яңадан торгызып булмаячак. Тукай премиясе алу – финиш түгел», – диде язучы.
Утырышта Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнашты.

• Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә гамәлгә куелган.
• Лауреат исеме 200дән артык кешегә һәм колективка бирелгән

(«Татар-информ» фотокорреспонденты Рамил Гали фотолары)

11.04.2018


Әхәт Гаффар Рабит Батулла юбилеенда Фәрит Мөхәммәтшин белән кул биреп күрешә.

Казанда Әмир Мәхмүдовны соңгы юлга озаттылар.

21.05.2018

Автор:
Мөршидә Кыямова

Драма - кабатланмас жанр. Үзенә күрә зур шөгыль ул. Пьеса язу өчен кыюлык кирәк һәм ул чир, дип саный язучы Әхәт Гаффар.

Быелгы Г. Тукай премиясе кандидатлары арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффар да бар. Драма әсәре язу өчен хәзерге заманның бөтен проблемаларын вакытында сизеп, нәкъ вакытында бирә белүең сорала, - диде «Татар-информ» хәбәчесенә Ә. Гаффар.

«Пьеса язу гадәттән тыш авыр, ләкин эченә кереп китсәң, ул ияртеп алып китә инде, - ди язучы. -  Яхшы чир шикеллерәк бер әйбер ул. Менә мин үз гомеремдә 11 пьеса куйдырдым. Әйтик, «Язлар моңы» дигәне 1978 елда куелган иде. Аны үзебезнең татар дәүләт  театрлары сәхнәләштерде. Минзәлә, Чаллы, Оренбург, Стәрлетамак, Туймазы коллективлары. Янә дистәләп халык театры сәхнәгә алып чыкты. «Иртәгә улың булам» - беренче драмам. Аны мәрхүм Равил абый Тумашев Күчмә театрда куйды. Заманында җиде тапкыр эшләтте, (ул вакытта Күчмәләр Спас манарасы  эчендә урнашкан иде). М. Җәлил һәйкәле янында сөйләшеп утырганда: «Әсәреңне куябыз», - ди миңа. Кайсы вариантын, дигәч: «Беренчесен, әлбәттә, режиссерны, артистларны тыңларсыңмы, сабырлың җитәрме дип, җиде кат эшләтеп карадым», - ди.  Менә шуннан пьесаларга кереп киткән идем».

Быел Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны» романы һәм «Дәрья башы» китабы Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Әхәт ага драма өлкәсендә шактый уңышка ирешкән иҗатчы. Бүген дә көчле сәхнә әсәре язарга планлаштыра.

«Драма - кабатланмас жанр. Үзенә күрә зур шөгыль ул. Анда кыюлык кирәк. Хәзерге заманның бөтен проблемаларын вакытында сизеп, нәкъ вакытында бирә белүең сорала. Бер заманны Бетховеннан сораганнар: «Сез ничек рояль янында утырасыз да, шундый зур музыка яза аласыз?»  Ә ул: «Вакытында утырасы да, вакытында билгеле бер клавишага басасы  гына», - дигән. Пьеса язу да вакыт сулышын төгәл сиземләүгә нисбәтле», дип саный Г. Тукай бүләгенә кандидат. 

10 март, 2017 «Татар-информ»

Страницы