
Тарихның азагы һәрвакыт фаҗига. Татар халкы, милләте, гавамы, татар дәүләтләре – Җир шары, Кешелек тарихында үз язмышына язган фаҗигасе белән үк кабатланмас, димәк, Ахырзамангача – мәңгелек.
Әлеге фаҗиганең ахыр чиктә барыбер мәгърүр тантана белән төгәлләнәсен язган, раслаган, дәлилләгән бихисап татар каләм ияләреннән берсе – халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Быел августның 4сендә дөньяга килгән көне – 75 яшь!
Аның хакында язылган – дөнья! Мин дә иҗатының чишмә күзе тибә башлап, нык ярлы инешкә әверелүе, дәрьяга барып ирешәсе турында күрәзә кылгандай яза барган идем.
Истәлек, бәгъзеләргә сабак алмага өчен дигәндәй, мөхтәрәм укучыларыбызга шулардан берсен тәкъдим итим әле.
Шулай итеп, 1973 елның 5 октябре, «Социалистик Татарстан» газетасы.