
Беркөн Габдулла Тукай, Муса Җәлил хакында әүвәл – 1966 елдан бирле язып килгәннәремне барларга тотынган идем. Җиңел эш түгел икән. Пьесалар, повестьлар, дистәләгән мәкаләләр. И рәхмәт төшкере: шул чакны әллә кайдан бер-бер әйбер килеп чыкты. Караташ белән 2. II. 03 дип билгеләп куйганмын. Рәхәтләндерепләр торып исемә төште: бу нәрсәгә укуым белән үк җәһәт җавап язган идем. Язма иясенең йөрәге кузгалган, авырый икәнлеген ишеткәч, белгәч, «Мәдәни җомга» гәҗитендәге «Батулла баганасы»нда ни чыкмас та, ык итмәгәе мык итәсен дип, тынып калган идем. Янәмәсе, Роберт Батулла ни әйтмәс тә, ни язмас. Кичерелә. Хикмәтле зат бит. Тора-бара аның мәзәкләрен шагыйрь Мөдәррис Әгъләмның хак ялганнары белән бергә уптым илаһи үткәреп җибәрәсең. Гариф Ахунов теге фирканең һәрбер ай саен үткәрелә торган җыелышларындамы, Әдәби ел йомгаклары җыеннарындамы үзенә карата «фәнни», «гыйльми», «тәнкыйди» сүзләр ишетми калмас иде дә, соңында үзара калган чакта: «Әй, әйтсеннәр шунда!» - дип куя торган иде.
Инде дә мин фәкыйрегезнең дә үземә карата әйтелгәннәргә һичкайчан китмәде. Нигә дигәндә, юк-барга өреп торырга мин әнчек көчек түгел. Ун өч яшьтән шигырь каләмле.
Алга барыйк, җырлап алыйк, дигәндәй, ары таба карыйк әле. Батулла ни дип бара? Болай дип:
1974 ел. КПССның Татарстан өлкә комитетына депутатлар сессиягә җыела. «Социалистик Татарстан» гәзитенең баш мөхәррире Шәмси Хамматов янына Нурлат төбәгенең җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы депутат Г. Гыйматдинов утыра. Ул «Социалистик Татарстан» гәзитен җәеп укый башлый. Анда Батулланың «Колакчын Тафи» исемле кечкенә генә әкияте басылып чыккан була.
КПССның Татарстан өлкә комитетына халык депутатлары һичкайчан сессиягә җыелмый. Чеп-чи… наданлык. Өлкә комитетының Бюросы бар, халык депутатларының Верховный Советы бар. Болар икесе аерым-аерым орган. Вәкаләтләре бүтәнчә. (Хәер, икесе дә бер нәстә иде инде.)
Шуннан. Җыелган булганнары шәтендә дә Татарстанның ул чактагы утыз сигез районнан җыелмышлы урында бер Г. Гыйматдинов кына кеше алдында берүзе гәҗит укып утыра алмый, бигрәк тә Р. Батуллинның әкиятен. Көлә-көлә, янәмәсе (!). Ул чакта фәлән-төгән сессияләр утырышы барышында (бюро утырышында) көлеп утырасыңмы? Аның башы ике булды микәнни? Әлеге дә баягы Г. Гыйматдинов… кул сырты белән гәҗиткә сугып (сессия барышында!), Шәмси Хамматовка күрсәтә.
- Син нинди антисоветик нәрсәләр бастырып ятасың гәзитеңдә? – ди.
- Нәрсә бу?
- Нәрсә булсын? Бу Батулла дигән язучының әкияте! – ди.
- Әкият-мәкияте! – ди Гыйматдинов. – Укып кара!
Мөхәррир әкиятне укып чыга, ләкин һични аңламый.
- Яңадан укы! – ди Гыйматдинов.
Ш. Хамматов әкиятне янә укып чыга да, ни әйтергә белмичә, иңбашын сикертеп куя. Сессия беткәч, Г. Гыйматдинов Нурлатка кайтып китә. Ләкин серне Хамматовка ачмый.
1. Ш. Хамматов ул Г. Гыйматдинов белән бик теләсә дә «сессия»дә янәшә утыра алмый, чөнки аның урыны бераз түрдәрәк – президиумда: халык депутаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы члены (әгъзасы) бит;
2. Әйтерсең лә Шәмси Хәбибуллович Хамматов моның белән ниндидер мунчаның алачыгында сыра-мыра эчеп утыра дип белерсең, валлаһи!
Шәмси Хамматовка болай дип әйтергә ул вакытта йөрәге җитәрлек район кешесе (җитәкчесе) юк иде ул!
Шуннан соң:
«Хамматов бик аптырашта кала, редакциягә кайта да әкиятне кат-кат (!) укып чыга (ул һәрбер информация дигәнне дә үзе укымыйча җибәрми иде), барыбер бернәрсә аңламый (!)». Тарих фәннәре кандидаты, мәшһүр Муса Җәлил хакында әллә ничә китап язып нәшер иткән кеше… юк, аңламый, имеш.
Ары таба «Батулла баганасы» үз учагындагы утлы күмерне тагын да көйрәтебрәк җибәрә: имештер, ошбу әкиятне әзерләп бирүчеләр Рәшит Гарипов («Социалистик Татарстан» газетасының ул вакыттагы әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире) белән Әхәт Гаффарны чакыртып алып, мәсьәләне уртага куя… Тегеләр дә серне ачып бирә алмый».
Нинди «сер», Ходай бәндәсе? Урынбасарлар - атаклы Рафак Тимергалин, Равил Сәгъдиев, җаваплы секретарь Шәех Зәбиров, обллит (цензура), һич булмаса, Миргалим Харисов ни караган?
Тагын да арырак таба «Голливуд маҗарасы» китә, «Агент 007». Шуннан соң Хамматов Габделхак Шәмсетдинов атлы яшь журналистны чакыртып, ишекләрне бикләп, серле киңәшмә үткәрә. Хамматов серле-шомлы тавыш белән, дошман тылына олы шымчы озата торган штаб башлыгыдай, эшлекле рәвештә буйсынарына боерык бирә:
- Бар Нурлатка! Күр Гыйматдиновны! Очерк язарга килдем, дигән бул! Сораштыр, Батулланың «Колакчын Тафи» әкиятендә ул нинди крамола тапты икән? Нәтиҗә белән кайтсаң, сиңа акчалата премия!
Ишекләрне (ничә булды икән, ә?) бикләп? Корреспондент белән яшерен (?) киңәшмә (?) үткәрә? Ул чакта нинди премия? Нинди «акчалата»?
«Хәрби йөкләмә алып китә Габделхак Шәмсетдинов Нурлатка һәм Гыйматдинов белән берничә кат очраша. Җае чыгу белән ул әкият турында сүз кузгата, сораштыра башлый. Гыйматдинов хәйләкәр елмаеп, өстәл тартмасыннан гәзит чыгарып, Габделхакка суза.
- Укы! Укы да аңлат! Адәм көлкесе бит бу! – ди.
Яшь хәбәрче әкитне кат-кат укый, ләкин һични аңламый.»
Нинди «хәрби», Алла колы? Теге Шәмсетдинов Нурлатка чатыр-чотыр чыгып китә дә, янәмәсе, әлеге Г. Гыйматдинов белән берничә кат очраша («Соц. Татарстан» газетасы хезмәткәрләренең «берничә кат» очрашып торырга вакытлары җитми иде дә, алар үз заманнарда вәкаләтле кешеләр иде.)
«Яшь хәбәрче» (Г. Шәмсетдинов) кат-кат укый, ләкин һични аңламый. (Тагын кат-кат, бусы да һични аңламый! Менә нинди ахмак булган ит, әй? «Социалистик Татарстан» гәҗитенең әйдәүче хезмәткәре!) Кат-кат укый, аңламый. Соң инде, адәм хуры, аңламаганны кем юлга чыгарып җибәрсен?
- Их сез, кор-рес-пондентлар! – ди Каһарман. – Батулла әкият яздым дигән булып, партия җитәкчесен, абруйлы җитәкчебез, хөрмәтле обком секретаре Фикрәт Әхмәтҗаныч Табеевны мыскыл иткән, идеологик диверсия ясап, әкият язган. Сез шуны бастыргансыз! Ни карыйсыз сез, ә? Хамматов ни карап ята анда! Әкиятне дә аңламагач, нишләп утыра ул анда партийный гәзиттә!
Казанга кайтып, Габделхак Нурлатта ниләр ишеткәнен түкми-чәчми Хамматовка сөйләп бирә. «Колкчын Тафи» әкиятенең төп каһарманы Табеев икәнен ишеткәч, Хамматов бер агара, бер кызара, бер күгәрә, аннан соң бөтен буйсынарларын җыеп, кара буран куптара:
- Теге кара сакаллы әкият язучыгызның редакциядә эзе булмасын. Әсәрләрен генә түгел, исемен дә кертмәгез! – ди.
Нинди исем? Ул вакытта кем ул Роберт Батуллин? Безнең кулыбызга язганнарының фәкать шушы «Колакчын Тафи» әкияте генә килеп эләккән иде дә без «ангыралар» аны һич тоткарлыксыз рәвештә нәшер иткән идек.
Шуннан соң Батулла «Социалистик Татарстан»да сукыр мәкалә дә бастыра алмый һәм кабат редакциягә кермәс була, - димәгеннән әйтим әле:
1. Нәкъ шул «Колакчын Тафи» әкиятеннән соң Р. Батуллинга матбугатта әзме-күпме (язганнарына күрә) юл ачылды;
2. Ә монысына кадәр татар матбугатында (әдәбиятында түгел!) Р. Батуллин анда-санда чыккалаган нәрсәләренә (әсәрләренә диик) һичбер язу, каләм иясенең исе китми иде. Язгалый – шәп, яхшы.
… Әкият чыкканның икенче көнендә Рәшит абый Гариповка өлкә комитетыннан чылтыраталар (нәкъ бүлмәсенә кергән чагым туры килде, ул берүзе аерым бүлмәдә, мин аерым – берүзем – бүлмәдә). Ул телефонга фәкать:
- Ә, сез шулай – иптәш Табеев дип уйладыгызмыни әле? – диде. Без алай уйламаган идек.
Бетте.
Һичнинди Г. Гыйматдинов!
Ә «Колакчын Тафи» әкияте шәп иде! Анда Тафи атлы төлке малае Төлке кавеменең һәммә өннәрен, йөргән сукмакларын Аучыларга әйтеп, күрсәтеп, сатып бара. Төлкеләрнең барчасын аулап, кырып бетергәч, Аучылар Тафиның үзен дә атып, тиресеннән бүрек тегәләр. Мондыйны ул заманда гына түгел, ә бәлки хәзер дә яза алмыйлар. Язган сүрәттә дә андыйга мөнәсәбәт тә башкача инде. Әүвәлгечә «ду» куптарумы соң, хәзер хәтта укып та тормыйлар.
Без – «Социалистик Татарстан»чылар әнә шундый яхшы «аңгыралар» идек.
Ә бүген исә - аеруча!