Халык умырзаясы

Категория:

Кайчакны күңелгә әллә нинди уйлар килгәли. Әллә язгы, әллә челлә аҗаганнары уйнаклап алгач, япа-ялгызымны калдыралар да китәләр. Айның теге ягын күргәндәй булам да, шул күренешне кешегә сөйләргә уңайсызланган шикелле инде. Барыбер ышанмыйлар ич.

Әйтик, бу фәкыйрегез күкнең әллә ничәнче катларына менгәләп киткәли дә өстән торып уйга баткалый:
– Карале, – ди. – Галәм – чиксез, ә шул Галәмдәге бихисап йолдызлар арасында яктыдан яктылары, матурдан матурлары бар икән ич, бакчы, ә? Каяле, әнә, Казык йолдызга «Иң какшамас йолдыз» дигән ат тагыйм әле. Чулпан йолдызга «Күкнең иртәнге иң якты йолдызы» дигән исем кушыйм. Җир шарын да читтә калдырасым килми. Аңа «Кояш системасының иң күренекле җисеме» дигән ат бирим.

Әллә кайларга менеп җиткәнем соңында, буш кул белән төшмим инде: Мөхәммәт пәйгамбәргә «Җирнең атказанган әүлиясе» исемен дә биреп кайтыйм. Иисусны да онытмыйм. Будданы да нәүмиз калдырасым килми.
Юк инде, бу – һич кенә дә саташу түгел. Күк булып күккә тиклем менгәч, Киек Каз Юлы йолдызлыгына да бер-бер мактаулы исем, йә, һич югында, бер-бер мактаулы кәгазь биреп төшәсе бар ич.

Шуннан соңра газиз Җиремә кайтып төштем дә янә уйга калдым. Болай дип: «Татарстан Республикасының халык язучысы». Кәгазь бар, каләм яза. Тоттым да болай дип көрнәдем: «Америка Кушма Штатларының халык язучысы... Әхәт Гаффар! Франция Республикасының халык шагыйре – Равил Фәйзуллин, Көньяк Африка Республикасы рәссамы – Зөфәр Гыймаев, Германия Федератив Республикасының халык урам себерүчесе Сәлахетдин агай...
Көлдегезме инде? Әлбәттә. Чөнки мондый хәл-әхвәл була алмый.

Көлке куа килер шул. Малайзия халык артисты Ринат Таҗетдин, Гондурасның атказанган артисткасы Зилә Сөнгатуллина...
Әгәренки болар, менә шуларны язганымны укысалар: «Кит, җүләр!» – диясенә иманым камил.
Әйе, АКШның халык артисты... Фәлән Фәләнеч дигәнне кайдан укыганыгыз, кайсыгызның тәмле төшенә кергәне бар? Шул хәлнең килеп чыкканы ихтималында без бүген Айның үзебезгә күренмәс ягы белән борылганын күргән булыр идектер, билләһи!

Шуннан соң. Әүвәлге СССР, хәзерге Россия, бүгенге Татарстаннан гайре әдәбияттыр, сәнгать, мәдәният, фән, мәгърифәттер «өлкәсе»ндә (җенем сөймәгән сүз!) бәп-бәләкәй Җир шарындагы кайсы илдә Дәүләт премиясе бирелә? Иманым камил, бу хәл һичкайда юк. Бәлкем, иксез-чиксез, бетмәс-төкәнмәс галәмнең кайсыдыр бер Йолдызлыгындагы бәгъзе Җисем әгъзаларына бирә торганнардыр анысы. Ул кадәресенә үк гуаһ тора алмыйм. Тик фәкать бездә генә икәнлегенә шәһит китәргә әзермендер.

Беркөн берәү болай дип тора:
– Соң инде нигә буза куптарып торырга? Һәмма кыйтгалардагы барча иҗатчыларга уптым илаһи бер Тукай премиясе бирәсе дә котыласы... Дөнья тып-тыныч каласы бит.
Теге бәгъзе әйтте исә кайтты инде ул.
Ә мин – уйда.
Кол Гали. Халык язучысы. Юк, ышанмыйм. Бер-бер хан, патша, әмир, ахыр килеп, бер-бер президент Указы кайда? Марат Кәбиров – Колумбия Республикасының халык язучысы, имеш, ди. Указы кайда? Кем чыгарган, кайчан?
Мондый нәрсә юк, була алмый, гайре табигый.
Алай булгачыннан соң «Татарстан Республикасының халык көтүчесе» дигән карар кайда? Яисә «АКШның халык фермеры» дигән нәрсә?
У-у, әйбәт, әй-бәт!

...Тургайлар килеп җитте. Авылга кайтам әле. Кайтам да Указ чыгарам: «Олы Әшнәк авылының халык тургае» дип. Сандугачка да. Бытбылдыкны да калдырмыйм. Күкегә дә өлеш чыгарырмын. Ә бакаларны кая куясың? «Атау Болыны Республикасының Кәрәкә күле халык бакасы». Сабан туе көннәрендә – «Сабан туе халык тәкәсе»... Моннан да арттырып булмастыр, шәт!
Күрәсезме? Умырзая шытып чыкты. «Кырлай урманының халык умырзаясы».
Ә Түллинкә урманы умырзаясы нишли? Шыта да үсә, үсә дә сула. Нәкъ үзләребез шикелле...

Ярар. Гаепләмәгез инде. Фәкать йолдызларга гына баккан идем дә бер уй уйлаган идем.

Фото: ru.freepik.com