
Шушы көннәрдә бер төркем язучылар- якташларым белән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә Олы Әшнәк авылында туып үскән татар драматургы, журналист Әхәт Гаффар, Олы Солтан авылыннан шагыйрә Фәүзия Солтан, журналист, шагыйрә, күп җырлар авторы,җырчы Рәсимә Гарифуллина, мәхәббәт җырчысы,шагыйрә, тәрҗемәче Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова, Мамадыш районы Дусай авылында туып үскән шагыйрь Марат Закир катнашты.

Чара барышында кунакларыбыз иҗат җимешләре белән таныштырдылар, шигырьләр, җырлар башкардылар. Марат Закир мәзәкләр сөйләп тә күңелләрне күтәрде.Кунакларыбыз сентябрь аенда үтәсе сайлаулар турында да, тел мәсьәләсе буенча да әңгәмә кордылар. Үз фикерләрен җиткерделәр. Аларның һәр сөйләгән сүзе безгә кадерле иде. Бәйрәм чарасын матур җырларга күмгән Гөлия Кадыйрова,Регина Шмелева, Лилия Хасановаларга карап кына торасы килде. Алар чын сәнгать кешеләре, җырга-моңга гашыйк җаннар.

Бик кадерле, җылы очрашу булды. Китапханә системасына олы рәхмәтем,чиксез хөрмәтем. Очрашулар тагын насыйп булсын.



9.10.2019